Без аның: «Насаралы Гайсә бу урынны җимерәчәк һәм Муса безгә биргән йолаларны үзгәртәчәк», – дигәнен ишеттек.
Шуннан соң фарисейләр арасыннан иман китергән кайберәүләр, урыннарыннан торып: – Яһүд булмаганнарны сѳннәткә утыртырга һәм алардан Муса канунын тотуны таләп итәргә кирәк, – диделәр.
Бездән килгән кешеләр, без аларга шундый эшне тапшырмаган булсак та, сезне борчыганнар һәм күңелегезне тынычсызлаганнар дип ишеттек.
Ягъкуб яныннан кайберәүләр килгәнгә кадәр, Кифас яһүд булмаган мәсихчеләр белән бергә ашады; ә инде тегеләр килгәч, сѳннәтләүне таләп итүчеләрдән куркып, яһүд булмаганнардан кача һәм читләшә башлады.
Тыңлагыз! Мин, Паул, сезгә әйтәм: әгәр сез сѳннәткә утыртыласыз икән, сезгә Мәсихтән һичнинди файда булмас.