Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар. Әмма ләкин кешенең канун таләпләрен үтәве белән түгел, бәлки Гайсә Мәсихкә иман итүе аша Аллаһы тарафыннан аклану алуын белгәнгә күрә, без дә канун таләпләрен үтәү белән түгел, бәлки Мәсихкә иман итү аша Аллаһы тарафыннан аклану ѳчен Мәсих Гайсәгә иман китердек; чѳнки канун таләпләрен үтәү белән беркем дә Аллаһы тарафыннан аклана алмас. Әмма чиксез шәфкатьле Аллаһы безгә Үзенең бѳек мәхәббәтен күрсәтте: безне, яман эшләребез аркасында үлеләрне дә, Мәсих белән бергә терелтте. Сез Аның мәрхәмәте белән котылдыгыз. Әйе, Ул безне дә Мәсих Гайсә белән бергә үледән терелтте һәм күкләрдә Аның белән янәшә утыртты. Ул моны Мәсих Гайсә аша безгә карата булган игелеге белән Үз мәрхәмәтенең чиксез байлыгын киләчәк гасырларда күрсәтү ѳчен эшләде. Чѳнки сез Аллаһы мәрхәмәте белән иман аша котылдыгыз. Бу сезнең үзегездән түгел, бәлки Аллаһы бүләге. Бу – кылган эшләрегезнең нәтиҗәсе түгел, шуңа күрә беркем дә мактанмасын. Чѳнки безне Аллаһы бар итте, Аның алдан әзерләнгән игелекле эшләрен башкару ѳчен без Мәсих Гайсә аркылы барлыкка китерелдек. Чѳнки Аллаһының һәр кешегә котылу бирүче мәрхәмәте килде. Әмма Коткаручыбыз Аллаһы Үзенең игелеклелеген һәм кешеләргә карата мәхәббәтен күрсәткәндә, безне кылган тәкъва эшләребез аркасында түгел, бәлки Үзенең шәфкате буенча, Изге Рух белән яңадан тудыру вә яңарту аркылы, Үзенең юып чистарту гамәле аша коткарды.
Выбор основного перевода