Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
ѳй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга дип, ѳйгә тѳшеп тормасын, – Мин Яфу шәһәрендә дога кыла идем һәм, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп, бер илаһи күренеш күрдем: зур тукымага охшаган бер әйбер дүрт почмагыннан тотып күктән минем яныма тѳшерелде. Мин аның эченә күз ташладым һәм җирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннарны, җәнлекләрне, сѳйрәлүчеләрне һәм киек кошларны күрдем. Шуннан соң: «Тор, Петер, боларны суй һәм аша», – дигән тавыш ишеттем. «Юк, Раббым, беркайчан да минем авызыма шакшы яки хәрәм нәрсәнең кергәне юк», – дидем мин. Күктән аваз миңа икенче тапкыр: «Аллаһы чиста дип игълан иткәнне шакшы дип исәпләмә», – диде. Бу ѳч тапкыр кабатланды һәм бѳтенесе тагын күккә тартып алынды. Нәкъ шул вакыт мин булган йорт алдына Кайсариядән минем янга җибәрелгән ѳч кеше килеп басты. Рух миңа: «Һич тә шикләнмичә алар белән бар», – диде. Хәзер минем янымда торучы бу алты туган да минем белән бергә барды. Без ул кешенең ѳенә килеп җиттек. Ул безгә ничек итеп үз ѳендә фәрештәне күрүе хакында сѳйләде. Фәрештә аңа: «Петер исемле Шимунны чакыру ѳчен Яфуга кешеләр җибәр. Ул сиңа сѳйләячәк сүзләр аша син үзең һәм бѳтен йортың котылачак», – дип әйткән.
Выбор основного перевода