Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә алар янына килеп:– Күктә дә, җирдә дә бѳтен хакимлек Миңа бирелде. Яһүдләр белән яһүд булмаганнар арасында аерма юк, чѳнки бер Раббы – барысының да Раббысы. Аңа мѳрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе ѳчен дә Ул юмарт. һәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенең чагыштыргысыз бѳек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт һәм Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле кѳч – бер үк. Аллаһы һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындырды һәм иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен Аны бар нәрсә ѳстеннән Баш итеп куйды.
Выбор основного перевода