Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Рәсүлләр, бу хакта ишеткәч, ѳсләрендәге киемнәрен ертып тѳшереп, халык арасына йѳгереп керделәр һәм бар тавышларына: – Сез нәрсә эшлисез? – дип кычкырдылар. – Без дә сезнең кебек үк кешеләр. Сезне бу файдасыз әйберләрдән арындыру, күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан тере Аллаһыга таба бору ѳчен без сезгә Яхшы хәбәр турында сѳйлибез. Шуннан соң мин, сәҗдә кылырга дип, аның аякларына егылдым, әмма ул миңа әйтте: «Кара аны, болай эшләмә! Мин синең һәм Гайсәнең шаһитлеге булган имандашларыңның хезмәттәше. Аллаһыга сәҗдә кыл. Чѳнки Гайсәнең шаһитлеге пәйгамбәрләрне рухландыра».
Выбор основного перевода