Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шунлыктан, самареялеләр Аның янына килеп, Аңардан үзләре янында калуын үтенеп сорадылар һәм Ул анда ике кѳнгә калды. – Һәркайсыгыз, гѳнаһларыгыз кичерелсен ѳчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез, һәм сез Аллаһының бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез. Чѳнки алар инде Раббы Гайсә исеменә суга чумдырылган, ләкин берсенә дә әле Изге Рух иңмәгән була. Моны ишеткәч, алар Гайсә Раббы исеменә суга чумдырылдылар. Чѳнки Мәсих мине чумдыру ѳчен түгел, бәлки, Мәсих хачының әһәмияте юкка чыкмасын дип, Яхшы хәбәрне зирәк сүзләр кулланмыйча игълан итәргә җибәрде.
Выбор основного перевода