Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Ѳч кѳн элек шушы вакытта, сәгать ѳчтә үз ѳемдә дога кыла идем, – диде Кѳрнили. – Кинәт минем алда аксыл ялтыравык кием кигән бер кеше пәйда булды һәм миңа: «Кѳрнили, Аллаһы синең догаңны ишетте һәм синең хәерләреңне хәтергә алды. Яфудан Петер исемле Шимунны алып килергә кешеләр җибәр. Ул хәзер диңгез буенда яшәүче күнче Шимун ѳендә кунакта», – диде. Мин шундук сиңа кеше җибәрдем, һәм син килеп яхшы эшләдең. Хәзер без һәммәбез, Раббы сиңа сѳйләргә кушкан бар сүзләрне тыңлау ѳчен, Аллаһы алдында торабыз. Гайсә Кәпәрнаумга килгәч, Аннан ярдәм сорап, йѳзбашы килде: Бер йѳзбашының үзе бик ихтирам иткән хезмәтчесе авырып үлем хәлендә ята иде. Алар, Гайсә янына килеп җиткәч:– Ул йѳзбашы Синең ярдәмеңә лаек, чѳнки ул безнең халыкны ярата. Гыйбадәтханәне дә безгә ул салдырды, – дип, чын күңелләреннән ялвардылар. – Безне бѳтен яһүд халкы алдында мѳхтәрәм, тәкъва һәм тирән хѳрмәт белән Аллаһыдан куркучы йѳзбашы Кѳрнили җибәрде. Ул изге фәрештәдән син сѳйләячәк сүзләрне тыңлау ѳчен сине үз йортына чакырырга дигән боерык алды, – диделәр алар. Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль. Безнең Италиягә баруыбыз турында карар кылынгач, Паулны һәм тагын берничә тоткынны югары патша полкының Юли атлы йѳзбашына тапшырдылар. Икенче кѳнне Сидун шәһәренә килеп җиттек. Юли, кешелеклелек күрсәтеп, Паулга дуслары янына барырга һәм аларның кайгыртуларыннан файдаланырга рѳхсәт итте.
Выбор основного перевода