Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бераздан дѳнья Мине күрмәячәк, ә сез күрәчәксез. Мин яшәгәнгә, сез дә яшәячәксез. Яһүд (Яһүд Искариот түгел) Аннан:– Раббым! Ни ѳчен Син Үзеңне дѳньяга түгел, ә безгә күрсәтергә телисең? – дип сорады. Сез дә шаһитлек бирерсез, чѳнки сез баштан ук Минем белән булдыгыз. Гайсә аларга:– Ашарга килегез, – диде.Шәкертләрнең берсе дә: «Син кем?» – дип сорарга батырчылык итмәде, чѳнки алар Аның Раббы икәнен белделәр. Гайсә якынрак килеп икмәкне алды һәм аларга ѳләште, шулай ук балыкны да алып аларга бирде. Рәсүлләр белән ашап утырганда, Гайсә аларга шундый боерык бирде: – Иерусалимнан китмәгез, Ата вәгъдә иткән бүләкне кѳтегез. Мин сезгә ул турыда сѳйләгән идем. күмелде һәм, Изге язмада әйтелгәнчә, ѳченче кѳндә үледән терелтелде, элек Кифаска, аннан соң унике рәсүлгә күренде. Шуннан бер үк вакытта биш йѳздән артык имандашка күренде. Аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре инде үлде. Шуннан соң Ул Ягъкубка, шулай ук барлык рәсүлләргә күренде.
Выбор основного перевода