Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Кайсариядә Италия полкы дип аталган гаскәрдә йѳзбашы булып хезмәт итүче Кѳрнили исемле бер кеше бар иде. Ул үзе һәм аның бѳтен гаиләсе диндар, тирән хѳрмәт белән Аллаһыдан куркучан иде. Ул халыкка күп хәер-сәдака бирә һәм һәрвакыт Аллаһыга гыйбадәт кыла иде. Бер кѳнне, кѳндезге ѳчләр тирәсендә, Аллаһының бер фәрештәсе ап-ачык итеп Кѳрнилигә күренде. Фәрештә аның янына килеп: – Кѳрнили! – дип эндәште. Кѳрнили куркып калды, аңа күзләрен текәп: – Нәрсә, әфәнде? – диде. – Синең догаларыңны һәм хәерләреңне Аллаһы корбан итеп хәтерендә калдырды. Ул сине искә алды, – дип җавап бирде аңа фәрештә. – Петер исемле Шимунны алып килергә Яфуга кешеләр җибәр. Ул хәзер күнче Шимун янында кунакта, аның йорты диңгез буена урнашкан. Фәрештә киткәч, Кѳрнили хезмәтчеләренең икесен һәм үз гаскәриләреннән диндар булган берсен чакырып алды. Һәммәсен аңлатып, аларны Яфуга җибәрде. Аның килүе яшендәй иде, ә киемнәре кар кебек ак иде. Кабер эченә керү белән, алар уң якта озын ак кием киеп утыручы бер егетне күреп алдылар һәм куркып киттеләр. Алар бу хәлгә аптырашып торган вакытта, кинәт алар алдына ялтырап торган киемдә ике ир кеше пәйда булды. Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт рәсүлләр янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды. Шулай бер кѳнне кѳндезге ѳчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаһы Йортына килделәр.
Выбор основного перевода