Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аллаһы алдында кешене авызына кергән нәрсә түгел, ә авызыннан чыккан нәрсә пычрата. Тыштан кергән һичнәрсә кешене пычрата алмый, әмма аның эченнән чыкканы аны пычрата. [ Чѳнки аның йѳрәгенә түгел, ә карынына керә һәм аннан чыгарылып ташлана! (Моның белән Гайсә бѳтен ризыкның да чиста булуын белдерде.) һәм аларга: – Сез, әлбәттә, беләсез: безнең дини канун буенча яһүдигә башка халык кешеләре белән аралашырга, алар янына кунакка йѳрергә рѳхсәт ителми. Әмма Аллаһы миңа бер кешене дә шакшы яки хәрәм дип исәпләмәскә кирәклеген күрсәтте. Мин Раббы Гайсәгә иман иткәнгә, һичнәрсә дә үзеннән-үзе хәрәм түгел, дип инанам. Ә кем берәр нәрсәне хәрәм дип уйласа, шул нәрсә аның ѳчен хәрәм була. Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән тормый, бәлки Изге Рух биреп торучы тәкъвалыктан, татулыктан һәм шатлыктан тора. Ит базарында сатыла торганнарның барысын да ашагыз һәм, вѳҗданыгыз тыныч булсын ѳчен, тѳпченеп тормагыз. Әмма Аллаһы булдырган һәрнәрсә яхшы һәм шѳкер итеп кабул ителсә, һичнәрсә кире кагылмаска тиеш, Сафлар ѳчен барысы да саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр ѳчен бернинди саф нәрсә юк, чѳнки аларның акыллары һәм вѳҗданнары бозык.
Выбор основного перевода