Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Яхъяның тѳрмәгә утыртылуы хакында белгәннән соң, Гайсә кире Гәлиләягә кайтты. Насараны калдырып китеп, Ул Гәлиләя диңгезе янындагы Зебулун һәм Нафтали җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә барып урнашты. Бу исә, Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгәннәр гамәлгә ашсын ѳчен булды: «Зебулун җире, Нафтали җире!Диңгезгә алып баручы юл,Үрдүн аръягындагы Гәлиләя – мәҗүсиләр иле! Караңгылыкта яшәүче халык бѳек яктылыкны күрде.Үлем караңгылыгында яшәүчеләр ѳчен таң атты». Шул вакыттан алып Гайсә:– Тәүбә итегез! Күкләр Патшалыгы якынлашты! – дип игълан итеп йѳрде.
Выбор основного перевода