Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуңа күрә, барыгыз һәм бѳтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә ѳйрәтегез. Һәм белегез: Мин, дѳнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам, – дип әйтте. Чѳнки Мәсих нәкъ шуның ѳчен – үлеләр һәм тереләр ѳстеннән Раббы булып хакимлек итү ѳчен үлде дә, терелде дә. Чѳнки тәндә вакытта яхшылык эшләсәк тә, яманлык эшләсәк тә, эшенә күрә әҗерен алу ѳчен, без барыбыз да Мәсихнең хѳкем итү урыны алдына килергә тиеш. Алар үлеләрне һәм тереләрне хѳкем итәргә әзер булган Аллаһыга җавап бирергә тиеш.
Выбор основного перевода