Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Аллаһыга шѳкер, элек гѳнаһ коллары булсагыз да, хәзер үзегез кабул иткән тәгълимат тѳренә чын күңелдән итагать иттегез. Берәүгә Рух аша хикмәт белән сѳйләү осталыгы, икенчесенә шул ук Рух аркылы белем бирү осталыгы бирелә. Димәк, имандашлар, инде хәзер нәрсә? Сез бергә җыелган вакытта һәрберегезнең мәдхиясе, тәгълиматы, таныш булмаган телдә хәбәре, Аллаһыдан ачылышы, аңлатмасы бар. Болар исә һәммәсе дә бердәмлекне рухи яктан ныгыту ѳчен булсын. Анда Аллаһы кушуы буенча бардым һәм, мин юкка гына тырышмыйммы яки тырышмадыммы икән дип борчылып, үзем яһүд булмаганнар арасында тараткан Яхшы хәбәрне шәхси әңгәмә вакытында андагы бик мѳхтәрәм кешеләргә тәкъдим иттем.
Выбор основного перевода