Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сѳйли башладылар. Чѳнки алар тегеләрнең таныш булмаган телләрдә сѳйләүләрен һәм Аллаһыны олылап мактауларын ишеттеләр. Шул вакыт Петер: Берәүгә могҗиза күрсәтү, берәүгә пәйгамбәрлек итү, башка берәүгә тѳрле рухларны аера белү, кайберәүгә таныш булмаган тѳрле телләрдә сѳйләү, башкасына телләрне аңлата белү бирелә. Аллаһы Үз бердәмлегендә берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, ѳченчеләрне ѳйрәтүчеләр итеп куйды. Аннары кайберәүләргә могҗизалар тудыру кодрәте, дәвалау, башкаларга ярдәм итү, идарә итү һәм таныш булмаган телләрдә сѳйләү сәләте бирде. Һәммәсенең дә дәвалау сәләте бармы? Барысы да таныш булмаган телләрдә сѳйлиме? Барысы да бу телләрне аңлата аламы? Кешеләр һәм фәрештәләр теле белән сѳйләшсәм дә, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, ул чакта мин яңгыравык бакыр яки чыңлавык тәлинкә кебек кенә булыр идем.
Выбор основного перевода