Ул килгәч, дѳньяны гѳнаһка, хаклыкка һәм хѳкемгә карата фаш итәчәк:
Аллаһы Рухына ия булучы исә һәрнәрсә турында фикер йѳртә ала, ә аның үзен һичкем тулысынча аңлый алмый.
Чѳнки Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сѳяк җелегеннән аера. Ул безнең йѳрәгебездәге уй-фикерләребезне хѳкем итә.