Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
– Кем шушы бала кебек үзен кече итеп тота, шул Күкләр Патшалыгында иң бѳеге булыр. Моны күреп, Гайсәнең ачуы килде һәм Ул шәкертләренә әйтте:– Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чѳнки Аллаһы Патшалыгы менә шундыйларныкы. Сезнең иманга итагатегез һәркемгә мәгълүм, шуңа күрә мин сезнең ѳчен шатланам. Әмма ләкин яхшылыкка карата зирәк, яманлыкка карата керсез күңелле булуыгызны телим. Ул чакта инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар кѳймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, тѳрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмабыз. Шулай итеп, безнең арада кем дә булса рухи яктан җитлеккән икән, шулай ук фикер йѳртергә тиеш; әгәр сез берәр нәрсә хакында башкача фикер йѳртәсез икән, Аллаһы моны да сезгә ачачак. Узган вакытка карасак, сез инде үзегез ѳйрәтүче булырга тиеш идегез, ләкин әлегә сезнең үзегезне Аллаһы тәгълиматының иң беренче дәресләренә ѳйрәтергә кирәк. Сезгә каты азык түгел, сѳт бирергә кирәк. Сѳт белән туенучы кеше хак белән ялган арасындагы аерманы сизә алмый. яңа туган сабыйлар кебек, пакь рухи сѳт эчәргә омтылыгыз, шуның белән үсеп, котылуга ирешерсез;
Выбор основного перевода