Шуның ѳчен мин сезгә үземнең сѳекле һәм Раббыга турылыклы улым Тимутене җибәрдем. Ул Мәсих Гайсәгә ияреп тормыш итүем һәм һәр җирдә һәрбер иман итүчеләр бердәмлегендәге ѳйрәтүләрем турында сезнең исегезгә тѳшерер.
Аллаһы Үзе, тынычлык чыганагы, сезне бѳтен килеш изге итсен. Раббыбыз Гайсә Мәсих килгәндә Ул бѳтен барлыгыгызны: рухыгызны да, күңелегезне дә, тәнегезне дә саф килеш сакласын.