Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Имандашлар, Изге Рухтан килгән сәләтләр хакында да белми калуыгызны теләмим. Берәүгә могҗиза күрсәтү, берәүгә пәйгамбәрлек итү, башка берәүгә тѳрле рухларны аера белү, кайберәүгә таныш булмаган тѳрле телләрдә сѳйләү, башкасына телләрне аңлата белү бирелә. Зуррак сәләтләргә ашкыныгыз. Мин сезгә иң яхшы юлны күрсәтермен. Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртѳрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, мин берни булмас идем. Һәрнәрсәне яратып башкарыгыз.
Выбор основного перевода