Берәүгә могҗиза күрсәтү, берәүгә пәйгамбәрлек итү, башка берәүгә тѳрле рухларны аера белү, кайберәүгә таныш булмаган тѳрле телләрдә сѳйләү, башкасына телләрне аңлата белү бирелә.
Кем дә булса таныш булмаган телдә сѳйли икән, берәү аңлатып торсын. Ә ике яки иң күбе ѳч кеше бер-бер артлы сѳйли ала.
Аңлатучы булмаса, ул чакта бердәмлектә сѳйләүче дәшмәсен, үзенә һәм Аллаһыга гына сѳйләсен.
Пәйгамбәрләр дә икәү яки ѳчәү сѳйләсеннәр, ә башкалар сѳйләнелгән буенча фикер йѳртеп, аларга бәя бирсен.