Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Мәсәлән, рәсүлләр Барнаб дип йѳрткән (ягъни «Юаныч улы»), Кипрда туган Йосыф исемле бер левиленең Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә ѳмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү ѳчен язылган. Мин шуны телим: сез барыгыз да таныш булмаган телләрдә сѳйләгез, әмма тагын да яхшысы – пәйгамбәрлек итегез. Пәйгамбәрлек итүче таныш булмаган телләрдә сѳйләүчедән ѳстенрәк, әгәр таныш булмаган телләрдә сѳйләүче үз сүзләрен кешеләргә иман итүчеләр бердәмлеген нәсыйхәт итү ѳчен аңлата алмаса. Сезнең белән дә шулай ук: рухи сәләтләргә омтылып, иман итүчеләр бердәмлеген нәсыйхәт итәчәк сәләтләрне мул кулланырга тырышыгыз. Син һичшиксез яхшы шѳкер итәсең, әмма башка берәү моннан нәсыйхәт алмый. Димәк, имандашлар, инде хәзер нәрсә? Сез бергә җыелган вакытта һәрберегезнең мәдхиясе, тәгълиматы, таныш булмаган телдә хәбәре, Аллаһыдан ачылышы, аңлатмасы бар. Болар исә һәммәсе дә бердәмлекне рухи яктан ныгыту ѳчен булсын.
Выбор основного перевода