Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Һәрнәрсәне яратып башкарыгыз. Сезнең тормышыгыз – Мәсих, һәм Ул килгәндә сез дә Аның данын уртаклашып, Аның белән бергә килерсез. Сез иман аркылы башкарган эшләрне, мәхәббәт белән илһамландырылган авыр хезмәтегезне һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихкә ѳмет баглап нык торуыгызны Аллаһыбыз һәм Атабыз алдында без һәрвакыт исебездә тотабыз. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһыга ихлас күңел вә иман ышанычлылыгы белән, күңелләребез гѳнаһлы вѳҗданнан чистарынган, тәннәребез чиста су белән юылган хәлдә Аллаһыга якынайыйк. Үзебез икърар иткән ѳметкә нык тотыныйк, чѳнки безгә вәгъдә биргән Зат тугрылыклы. Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз, чѳнки мәхәббәт күп гѳнаһларны юкка чыгара, Шулай итеп, Аллаһының безгә карата булган мәхәббәтен без таныдык һәм аңа инандык. Аллаһы – мәхәббәт. Мәхәббәттә торучы Аллаһыда торыр һәм Аллаһы аңарда торыр.
Выбор основного перевода