Кешеләр алдында тәкъва эшләрегезне күрсәтү максаты белән эшләүдән сакланыгыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әҗер алмассыз.
Шуңа күрә, сәдака биргәндә, ул хакта быргы кычкыртма. Кешеләр аларга мактау яудырсын дип, монафикълар гыйбадәтханәләрдә һәм урамнарда шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар.