Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Кыямәт кѳнендә Миңа күпләр: «Раббым, Раббым! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени? Синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмыни? Синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр эшләмәдекмени?» – дип әйтерләр. Гайсә җавап бирде:– Чѳнки инануыгыз аз. Сезгә хак сүз әйтәм: сезнең горчица орлыгы кадәр генә инануыгыз булса һәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтсәгез, ул урыныннан күчәр иде; сезгә мѳмкин булмаган һичнәрсә булмас иде. [ – Сезгә хак сүз әйтәм: ышансагыз һәм икеләнмәсәгез, сез Мин инҗир агачы белән эшләгәнне генә эшләп калмассыз, әмма бу тауга: «Күтәрелеп, диңгезгә ташлан!» – дип әйтсәгез дә шулай булачак. Антиухеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә Барнаб, Шимун (аны тагын Нигер дип тә атыйлар), күриниле Луки, ѳлкә идарәчесе Һируд белән бергә тәрбияләнгән Манаин һәм Шаул исемле пәйгамбәрләр, мѳгаллимнәр бар иде. Берәүгә Рух аша хикмәт белән сѳйләү осталыгы, икенчесенә шул ук Рух аркылы белем бирү осталыгы бирелә. Башка берәүгә шул ук Рух тарафыннан иман бирелә, ә икенче берәүгә шул ук Рух тарафыннан дәвалау сәләте бирелә. Берәүгә могҗиза күрсәтү, берәүгә пәйгамбәрлек итү, башка берәүгә тѳрле рухларны аера белү, кайберәүгә таныш булмаган тѳрле телләрдә сѳйләү, башкасына телләрне аңлата белү бирелә. Мәхәббәтне максат итеп, Изге Рухтан килгән сәләтләргә, бигрәк тә пәйгамбәрлек итү сәләтенә ашкыныгыз. Без акылдан шашканбыз икән, бу – Аллаһы ѳчен; акылыбызда булсак, бу – сезнең ѳчен. Чѳнки Мәсихнең яратуы безне, бер Кеше һәммәсе ѳчен үлгән икән, димәк, һәммәсе дә үлде, дип ышанырга мәҗбүр итә. Бер-берегезнең авыр йѳкләрен күтәрешегез һәм шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез.
Выбор основного перевода