Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Аллаһыны яратучы исә Аның тарафыннан таныла. чѳнки без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йѳрибез. Мин инде барысына ирештем яки камилләштем, димим, әмма Гайсә Мәсих мине нәрсә ѳчен сайлап алган булса, шуңа ирешергә тырышам. Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңарга мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә», һәм: «Раббыга табынучы явызлыктан читләшсен». Кем дә булса Аллаһы сүзенә колак сала, ләкин аны үтәми икән, ул үзенә табигать тарафыннан бирелгән йѳзен кѳзгедән караучыга охшап кала: Шуның ѳчен без пәйгамбәрләр сѳйләгән Аллаһы хәбәренә тагын да ныграк ышана алабыз. Сез дә, караңгы урында балкып торган яктылыкка игътибар иткән кебек, бу хәбәргә әһәмият биреп, дѳрес эшлисез. Сез, кѳн җитеп, йѳрәкләрегезне таң йолдызы балкытканга кадәр, аңа әһәмият бирүегезне дәвам итәргә тиешсез. Сѳеклеләрем, без хәзер Аллаһы балалары, әмма безнең нәрсә булачагыбыз әле ачылмады. Беләбез: Гайсә килгәндә без Аңа охшаулы булырбыз, чѳнки чынлыкта Ул ничек булса, без Аны шулай итеп күрербез.
Выбор основного перевода