Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Имандашлар, хәзер яныгызга килеп, таныш булмаган телләрдә сѳйлим, һәм сезгә Аллаһыдан ачылыш яки пәйгамбәрлек сүзе, яисә тәгълимат бирмим икән, ни файда китерермен сезгә? Шуның кебек үк, сыбызгы яки курай кебек тавыш чыгаручы җансыз әйберләр бер-берсенә охшамаган кѳй чыгармасалар, сез аларның кѳен танырсызмы? Әгәр быргы аңлаешсыз аваз чыгарса, сугышка кем әзерләнер? Менә шулай сез дә телегез белән кеше тѳшенмәслек сүзләр әйтәсез икән, ничек сѳйләгәнегезне аңларлармы? Сез җилгә генә сѳйләгән булырсыз.
Выбор основного перевода