Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Кешеләр һәм фәрештәләр теле белән сѳйләшсәм дә, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, ул чакта мин яңгыравык бакыр яки чыңлавык тәлинкә кебек кенә булыр идем. Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртѳрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, мин берни булмас идем. иман итүегез аша күңелләрегездә Мәсих яшәсен, дип дога кылам. Сез мәхәббәттә тамыр җәеп һәм ныгып урнашкан хәлдә бар изгеләр белән берлектә Мәсих мәхәббәтенең киңлегенә вә озынлыгына, биеклегенә вә тирәнлегенә тулысынча тѳшенә алсын һәм кеше акылы сыйдыра алмаслык бу мәхәббәтне белсен, дип дога кылам. Шулай итеп, сезне Аллаһының бѳтен тулылыгы чолгап алыр. Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз, чѳнки мәхәббәт күп гѳнаһларны юкка чыгара,
Выбор основного перевода