Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Аллаһыны танып белүгә каршы тәкәббер рәвештә калыккан һәртѳрле комачаулыкларны җимерәбез һәм Мәсихкә итагатьле итү ѳчен һәр фикерне үзебезгә буйсындырабыз. Имандашларым минем, иң бѳек Раббыбыз Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр буларак, һәркемгә тигез карагыз. Әйтик, җыелышыгызга бай киенгән, алтын балдаклы кеше һәм шулай ук тузган кием кигән ярлы кеше дә килә, ди. Бай киенгән кешегә аерым игътибар биреп: «Менә монда, бу яхшы урынга утырыгыз», – дип әйтсәгез, ярлыга исә: «Әнә тегендә бас» яисә «Аягым очына утыр», – дисәгез, үз арагызда бер-берегезне аерып карыйсыз һәм, начар фикерләргә таянып, хѳкем итүче хаким кебек буласыз түгелме? Тыңлагыз, сѳекле имандашларым! Аллаһы иманга бай булырга һәм Үзен яратучыларга Үзе вәгъдә иткән Патшалыкны кабул итәргә дѳнья күзлегеннән караганда ярлы булып күренгәннәрне сайлады түгелме?
1. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода