Гайсә исә, Шимунга карап:– Син, Яхъя улы Шимун: син Кифас дип аталырсың, – диде. (Кифас һәм Петер дигән исемнәр – кыя дигән мәгънәдә.)
Эфескә чыгышы белән Искәндәриядән булган Апуллус атлы бер яһүд килде. Ул телгә оста, Язманы белә
Ул Ахаягә китәргә ният белдергәч, туганнар аны дәртләндерделәр һәм андагы шәкертләргә Апуллусны кабул итүләрен сорап хат яздылар. Апуллус анда килгәч, Аллаһы мәрхәмәте аркылы иман итүчеләргә күп ярдәм күрсәтте.
Чѳнки берегез: «Мин – Паулныкы», ә икенчегез: «Мин – Апуллусныкы», – ди икән, ул чакта сез гади кешеләр буласыз түгелме соң?