Имандашлар, минем сезгә бер үтенечем бар. Сез Эстефәнәс гаиләсен беләсез, ул Ахаядә беренчеләрдән булып Мәсихкә иман китерде, һәм алар үзләрен изгеләргә хезмәт итүгә багышладылар;
үзегезне шундыйларга, безнең белән бергә хезмәт күрсәтүчеләргә һәм авыр хезмәт башкаручыларга буйсындырыгыз.
Мин Эстефәнәснең, Фѳртүнәтнең һәм Әхәйкнең килеп җитүенә шатмын: алар, сез юк чакта, җитешмәгән нәрсәләр белән мине тәэмин иттеләр.