Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, бәлки гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне акыллыга санамагыз.
Сабырлык һәм илһам чыганагы булган Аллаһы, Мәсих Гайсә үрнәгенә ияреп, үз арагызда бер фикердә булуны бүләк итсен.
Ниһаять, имандашлар, сау булыгыз. Камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез: мәхәббәт һәм иминлек Аллаһысы сезнең белән булыр.
минем шатлыгымны тулыландырыгыз: бер үк фикергә ия булып, бер мәхәббәтне уртаклашып, бер максат һәм бердәм нияттә булыгыз.
Әмма ләкин тормышыбызны үзебез ирешкәннәр буенча дәвам итик.