Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шуңа күрә, барыгыз һәм бѳтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз хәлбуки, кешеләрне Гайсә Үзе түгел, бәлки шәкертләре суга чумдыра иде. Ул аларны Гайсә Мәсих исеменә суга чумдырырга әмер бирде. Аннары алар Петердән үзләре янында берничә кѳнгә калуын үтенделәр. Имандашлар, яныгызга Аллаһының серен игълан итәргә килгәндә, мин купшы сүзләр сѳйләргә яки зирәклегемне күрсәтергә килмәдем. Иманыгыз кешеләр акылына түгел, бәлки Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен ѳчен, сүзем һәм вәгазем кеше акылының ышандырырлык сүзләренә түгел, бәлки Аллаһы Рухының кодрәтен исбатлауга нигезләнгән иде. Һәм болар турында кеше зирәклеге ѳйрәткән сүзләр белән түгел, бәлки Рух ѳйрәткән сүзләр белән сѳйләшәбез. Без рухи хакыйкатьне Аллаһы Рухына ия булган кешеләргә аңлатабыз. Без сезгә Раббыбыз Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның килүе хакында сѳйләгәндә, хәйләле риваятьләргә ияреп түгел, бәлки Аның мәһабәтлеген үз күзләребез белән күреп сѳйләдек.
1. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода