Шуннан соң канунчылар һәм фарисейләр арасыннан берничәсе Аңа әйттеләр:– Остаз, без Синең илаһи билге күрсәтүеңне телибез.
Аннан соң, Гайсә янына фарисейләр һәм саддукейлар килделәр. Аны сынарга теләп, Аннан күктән илаһи билге күрсәтүен үтенделәр.
– Илаһи билгеләр һәм могҗизалар күрмәсәгез, сез бит ышанмаячаксыз, – диде аңа Гайсә.
Шулай бер кѳнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикүрчеләр һәм стоачылар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә хакында һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне сѳйләгәнгә күрә, фәлсәфәчеләрнең кайберләре: – Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели? – диделәр, ә икенчеләре: – Ул чит илаһлар турында вәгазь итә булса кирәк, – диделәр.
Үлеләрнең терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр кѳлделәр, ә икенчеләре: – Бу хакта сине башка бер вакытта тыңларбыз, – диделәр.