Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин, сезнең белән бергә Гайсә ѳчен газап чигүләрне, Патшалыкны һәм сабырлыкны уртаклашучы имандашыгыз Яхъя, Аллаһы сүзе һәм Гайсә хакында шаһитлек иткәнем ѳчен, Патмос дип аталган утрауда булдым. Аждаһа хатынга нык ярсыды, һәм хатынның Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүче калган балаларына каршы сугышыр ѳчен китте. Шуннан соң аждаһа диңгез ярына басты. Корбан китерү урыныннан, ут ѳстеннән хакимлеге булган башка фәрештә чыкты. Ул кѳчле тавыш белән үткен урагы булган фәрештәгә: «Үзеңнең үткен урагыңны җибәр һәм җир ѳстендәге йѳзем тәлгәшләрен җый, чѳнки аның җимешләре ѳлгерде!» – диде. Мин корбан китерү урыны ягыннан килгән тавыш ишеттем: «Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең хѳкемнәрең хакыйкый һәм гадел!» Аннан соң, мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хѳкем итәргә хокук бирелгән иде. Гайсә хакында шаһитлек иткәннәре ѳчен һәм Аллаһы сүзе ѳчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнең җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар һәм Мәсих белән мең ел буе патшалык иттеләр.
Выбор основного перевода