Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар, урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр, Адәм Улы Үзенең фәрештәләрен кѳчле быргы тавышы белән җибәрер. Һәм алар җирнең дүрт почмагыннан, дѳньяның бер читеннән алып икенче читенә кадәр, Аның сайланганнарын җыярлар. Ләкин ул кѳннәрдә, афәттән соң,«Кояш каралыр,ай яктыртмас, Күкләрдән йолдызлар коелыр һәмкүк кодрәтләре селкетелер», Кояшта да, айда да, йолдызларда да галәмәтләр булачак, җирдәге халыклар ѳметсезлеккә биреләчәк һәм диңгезнең кѳчле шаулавына һәм котыруына аптырап калачак. Кояш сүнәр, ә ай исә канга әйләнер. Һәм дә килер Раббының кѳне – Бѳек һәм шѳһрәтле кѳн. Менә ѳченче фәрештә быргысын кычкыртты: елгаларның ѳчтән бер ѳлешенә һәм чишмәләргә, яктырткыч кебек янып, күктән зур йолдыз тѳште. Менә дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты: кояшның, айның, йолдызларның ѳчтән бер ѳлешенә зарар килде, шунлыктан аларның яктылыкларының ѳчтән бер ѳлеше караңгыланды. Шулай итеп, кѳн үзенең яктылыгының ѳчтән бер ѳлешен югалтты, шулай ук тѳн дә. Менә бишенче фәрештә быргысын кычкыртты. Һәм мин күктән җиргә тѳшкән йолдызны күрдем. Аңа упкын коесының ачкычы бирелде. Яшен яшьнәде, тавышлар, күк күкрәүләр булды. Кѳчле итеп җир тетри башлады: җирдә кеше яши башлаганнан бирле булмаган шундый кѳчле, шундый нык тетрәү булды!
Выбор основного перевода