Беренче җан иясе арысланга, икенчесе үгез бозауга охшаган, ѳченчесенең йѳзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бѳркет сыман иде.
Алар яңа җыр җырладылар: «Син язма тѳргәген алырга, аның мѳһерләрен кубарырга лаеклы. Чѳнки Син корбан итеп суелдың һәм Үзеңнең каның белән Һәр кабиләдән һәм телдән, халыктан һәм милләттән Аллаһы ѳчен кешеләрне йолып алдың.