Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки һәр сораучы ала, эзләүче таба, һәм шакучыга ачарлар. Сезнең арагызда кайсы да булса ата балык сораган улына елан бирерме? Яки күкәй сораса, чаян бирерме? Шулай итеп, сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк. Гайсә бер телсез кешенең эченнән җенне куып чыгарды. Җен чыкканнан соң телсез кеше сѳйләшә башлады, халык моңа хәйран калды. Аларның кайберләре исә:– Ул җеннәрне җеннәр башлыгы Белзебул кѳче белән куып чыгара, – диделәр. Ә башкалары, Гайсәне сынарга теләп, Аның күктән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. Әмма Ул, аларның уйларын белеп, халыкка әйтте:– Үз эчендә бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; һәм үз эчендә бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр. Ә шайтан патшалыгы бер-берсенә каршы ѳлешләргә таркалса, ул ничек тора алыр? Мин моны шуңа әйтәм, чѳнки сез Миңа: «Җеннәрне Белзебул кѳче белән куып чыгарасың», – дисез. Мин җеннәрне Белзебул кѳче белән куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез кемнең кѳче белән куып чыгара соң? Шунлыктан, сезнең хаклы булмавыгызны алар үзләре күрсәтерләр. Ә инде Мин җеннәрне Аллаһы кѳче белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә инде килеп җитте. Кѳчле кеше үз йортын корал белән саклаган вакытта, аның милке иминлектә булыр. Ә инде аннан кѳчлерәк берәү, аңа һѳҗүм итеп, аны җиңсә, аның таянычы булган коралын тартып алыр, һәм аңардан талап алганнарны бүләр. Кем Минем белән түгел, ул Миңа каршы; кем Минем белән җыймый, ул тарката. – Шакшы рух, кеше эченнән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йѳри; һәм таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. Кире кайткач, ул аны себерелгән һәм җыештырылган хәлдә таба. Аннары ул үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайта, һәм алар шунда яши башлыйлар. Һәм ул кешегә элеккегә караганда да начаррак була. Гайсә моны сѳйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын, тавышын күтәрә тѳшеп, Аңа:– Сине күтәреп йѳргән карын һәм Сине имезгән имчәкләр бәхет-сәгадәтле! – диде. Ә Ул әйтте:– Әмма Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр сәгадәтлерәк! Гайсә тирәсенә кешеләр тагын да күбрәк җыелган вакытта, Ул сѳйли башлады:– Бу буын кешеләре – явыз; алар илаһи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс галәмәтеннән башка билге бирелмәс. Юныс Нинәви кешеләренә галәмәт булган кебек, Адәм Улы да бу буын ѳчен галәмәт булыр. Кѳньякның патшабикәсе кыямәт кѳнендә, бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләячәк, чѳнки ул Сѳләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлау ѳчен җир читеннән килгән; ә Мондагы – Сѳләйманнан бѳегрәк. Нинәвилеләр кыямәт кѳнендә бу буын кешеләре белән бергә торып, аны гаепләячәкләр, чѳнки алар Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп тәүбә иткәннәр; ә Мондагы – Юныстан бѳегрәк. Беркем дә, шәм яндырып, аны яшерен урынга [яки чүлмәк астына] куймый, бәлки, керүчеләр яктылыкны күрсен ѳчен, шәмдәлгә утырта. Тәнеңнең яктырткычы – күзләрең. Күзләрең яхшы булса, бѳтен тәнең дә якты була; ә инде күзләрең начар булса, тәнең дә караңгы була. Шуңа күрә, синең эчеңдәге яктылык караңгылык булмасын. Ә инде синең бѳтен тәнең якты һәм анда бер генә дә караңгы ѳлеш юк икән, яктырткыч нурлары сине яктырткан кебек, тәнең дә шулай якты булыр. Гайсә сѳйләп бетергәннән соң, бер фарисей Аны ѳенә ашка чакырды; Гайсә, ѳйгә кереп, ѳстәл артына утырды. Фарисей исә, Аның ашар алдыннан юынмавын күреп, гаҗәпкә калды. Әмма Раббы аңа әйтте:– Әйе, сез, фарисейләр, савыт-сабагызның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы. Ахмаклар! Тышкы якны тудырган Аллаһы эчке якны да тудырган түгелме соң? Савыт-сабаларыгызда булганны фәкыйрьләргә ѳләшегез; шул чакта сезнең ѳчен һәрнәрсә пакь булыр. Кайгы сезгә, фарисейләр, сез бѳтнекнең, рутаның һәм һәртѳрле яшелчәнең уннан бер ѳлешен бирәсез, ә гаделлеккә һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмисез; менә боларны үтәргә һәм канунның калган ѳлешләрен дә калдырмаска кирәк иде. Кайгы сезгә, фарисейләр, сез гыйбадәтханәләрдә иң яхшы урыннарда утыруны һәм җыелыш мәйданнарында үзегезне ихтирам итеп сәламләүне яратасыз. Кайгы сезгә, чѳнки сез – кешеләр белмичә таптап йѳри торган билгесез каберләр тѳсле. Моңа карата канунчыларның берсе:– Остаз! Бу сүзләрең белән Син безне дә мыскыл итәсең, – диде. Әмма Гайсә әйтте:– Сезгә дә, канунчылар, кайгы, сез кешеләр ѳстенә күтәреп йѳрергә авыр булган йѳкләр саласыз, ә үзегез ул йѳкләргә хәтта бер бармагыгыз белән дә кагылмыйсыз. Кайгы сезгә, чѳнки сез пәйгамбәрләргә кабер һәйкәлләре куясыз. Ә бит нәкъ менә ул пәйгамбәрләрне сезнең ата-бабаларыгыз үтергән. Моның белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшләр белән килешүегезне күрсәтәсез; алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез аларга кабер һәйкәлләре куясыз. Шуның ѳчен Аллаһының Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр җибәрәм, аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр». Шуңа күрә дѳнья яратылганнан бирле барлык пәйгамбәрләрнең түгелгән каны ѳчен бу буын кешеләре хѳкем ителәчәк, Һабил каныннан башлап, корбан китерү урыны белән Изге йорт арасында үтерелгән Зәкәриянең канына кадәр. Әйе, сезгә әйтәм, бу буын кешеләре хѳкем ителәчәк. Филаделфея бердәмлегенең фәрештәсенә яз: «Изге, Хакыйкый, кулында Давыт ачкычы булган Зат – Ул ачса, һичкем яба алмаячак; япса, һичкем ача алмаячак – болай дип әйтә: Чѳнки Аның хѳкемнәре хакыйкый һәм гадел: җирне үзенең фәхешлеге белән бозыклыкка китергән Бѳек фахишәне Ул хѳкем итте, һәм Үзенең бәндәләренең каны ѳчен аннан үч алды».
Выбор основного перевода