Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Тәхет каршында кристаллга охшаулы пыяла диңгез сыман нәрсә бар; һәм тәхетнең дүрт ягында дүрт җан иясе тора иде. Ул җан ияләренең аллары һәм артлары күп күзләр белән тулы иде. Беренче җан иясе арысланга, икенчесе үгез бозауга охшаган, ѳченчесенең йѳзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бѳркет сыман иде. Һәрберсе алты канатлы, канатларының тышы һәм эче күзләр белән тулы бу дүрт җан иясе: «Изге, изге, изге, Булган, Бар булучы һәм Киләчәк Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!» – дип бертуктаусыз кѳне-тѳне кабатлыйлар. Шуннан соң мин тәхеттә Утыручының уң кулында эчке һәм тышкы ягына язылган һәм җиде мѳһер белән мѳһерләнгән язма тѳргәген күрдем. Һәм кѳчле тавыш белән: «Мѳһерләрен кубарып, язма тѳргәген ачарга кем лаеклы?» – дип игълан итүче кѳчле фәрештәне күрдем. Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да язма тѳргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы һичкем булмады. Язма тѳргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы кеше табылмаганлыктан, мин бик нык еладым. Шунда аксакалларның берсе миңа әйтте: «Елама. Менә, Яһүд нәселеннән, Давыт токымыннан булган Арыслан җиңеп чыкты. Язма тѳргәгенең җиде мѳһерен кубарып, Ул аны ача ала». Шуннан соң күрдем: менә, тәхет белән дүрт җан иясе арасында һәм аксакаллар арасында Бәрән тора. Ул суелган кебек иде. Аның җиде мѳгезе һәм җиде күзе бар иде. Болар – бѳтен җиргә җибәрелгән Аллаһы рухлары. Ул, килеп, тәхеттә Утыручының уң кулыннан язма тѳргәген алды. һәм арысландай кѳчле тавыш белән кычкырып җибәрде. Ул кычкыргач, җиде күк күкрәү тавыш биреп, нәрсәдер әйттеләр. Шуннан соң мин күктән зур шарлавык тавышы сыман һәм кѳчле күк күкрәгән сыман тавыш килүен ишеттем. Мин ишеткән тавыш арфачылар уйнаган тавышка охшаган иде. Аннан соң, мин, зур халык тѳркеменнән чыккандай, шарлавык аккандай һәм кѳчле күк күкрәгәндәй тавыш белән әйтелгәнне ишеттем: «Раббыны мактагыз! Чѳнки Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһыбыз патшалык итә башлады!
Выбор основного перевода