Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуннан соң мин ак болыт һәм болыт ѳстендә утыручы адәм улына охшаган Затны күрдем. Аның башында алтын таҗы һәм кулында үткен урагы бар иде. Мин ачылган күкне күрдем. Менә ак ат; аның Җайдагы Тугры һәм Хакыйкый дип атала. Ул гадел хѳкем итә һәм сугыш алып бара. Аның күзләре ут ялкыны кебек һәм башында күп таҗлар иде. Аңа Үзеннән башка һичкем белми торган исем язылган иде. Ул канга баткан кием кигән һәм Аның исеме – Аллаһы Сүзе. Аның артыннан ак атларга атланган ак, чиста, нәфис җитеннән кием кигән күк гаскәрләре ияргән. Аның авызыннан, халыкларга сугар ѳчен, үткен кылыч чыгып тора, һәм Ул Үзе алар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк. Ул Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының ярсу һәм ачу шәрабын изгечтә изә. Аның киемендә һәм ботында «Патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы» дигән исем язылган.
Выбор основного перевода