Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Хәзерге вакытта да Аллаһы Үзенең мәрхәмәте буенча сайлап алган кешеләр бар, әмма алар күп түгел. Бу кешеләр бары тик безнең белән генә камиллеккә ирешсен ѳчен, Аллаһы безнең ѳчен әйбәтрәк бер нәрсә ниятләде. Шулай, җиңүче кеше ак кием киячәк һәм Мин аның исемен Тормыш китабыннан сызып ташламаячакмын. Атам һәм Аның фәрештәләре каршында җиңүченең исемен икърар итәчәкмен. Шуңа күрә, үзеңә, баер ѳчен, Миннән утта чистартылган алтын, ялангачлыгыңның мәсхәрәлеге ачылмасын ѳчен, киенергә ак кием, һәм, күзләрең күрсен ѳчен, сѳртергә күз мае сатып алырга киңәш итәм. Бу тәхет әйләнәсендә егерме дүрт тәхет тора иде, ул тәхетләрдә ак киемнән, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт аксакал утыра иде. Шуннан соң, бихисап күп кеше басып торганын күрдем; аларны һичкем санап чыга алмас иде! Алар һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән иделәр. Ул кешеләр ак киемнәргә киенгәннәр, кулларына хѳрмә ботаклары тотып, тәхет һәм Бәрән алдында басып торалар иде. Шунда аксакалларның берсе миннән: «Бу ак киемгә киенгән кешеләр кемнәр алар һәм каян килгәннәр?» – дип сорады. Аның артыннан ак атларга атланган ак, чиста, нәфис җитеннән кием кигән күк гаскәрләре ияргән.
Выбор основного перевода