Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар арасында Магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфның анасы Мәрьям һәм Зебедәй улларының анасы бар иде. Шимбә кѳн үтеп, атнаның беренче кѳненең таңында Магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям каберне карарга бардылар. Анда, ерактан карап торучы хатыннар арасында: Магдалалы Мәрьям, шулай ук, кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми да бар иделәр. Ә Магдалалы Мәрьям белән Юсиснең анасы Мәрьям Гайсәнең кайда куелганын күзәтеп тордылар. Рәсүлләргә бу хакта Магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкубның анасы Мәрьям, һәм шулай ук алар белән булган башка хатыннар да сѳйләде. Гайсә кадакланган хач янында Аның анасы, анасының сеңлесе, Клопас хатыны Мәрьям һәм Магдалалы Мәрьям басып торалар иде.
Выбор основного перевода