Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң иң баш рухани Аңа:– Сине тере Аллаһы исеме белән әйтергә ѳндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Улымы? – диде.
Баш руханилар һәм аксакаллар Аны гаепли башлагач, Ул аларга җавап бирмәде.
Һируд Аңа күп сораулар бирде; ләкин Гайсә аңа бер генә җавап та кайтармады.
һәм, янә сарайга кереп, Гайсәдән:– Син кайдан? – дип сорады.Әмма Гайсә аңа җавап бирмәде.
Һәрнәрсәгә тереклек бирүче Аллаһы алдында һәм Понти Пилатка шаһитлек биреп, хакыйкатьне икърар иткән Мәсих Гайсә алдында сиңа боерык бирәм: