Шунда баш руханилар һәм фарисейләр киңәшмә җыйдылар.– Безгә нәрсә эшләргә? – диделәр алар. – Бу Кеше күп галәмәтләр күрсәтә.
Аны шул кѳе калдырсак, һәммәсе Аңа иман китерәчәк, һәм римлылар килеп, җиребезне дә, халкыбызны да басып алачак.
Фарисейләр исә үзара:– Күрәсезме, безгә бернәрсә дә ярдәм итми. Бѳтен дѳнья Аның артыннан бара, – диделәр.