– Ләкин, халык арасында фетнә килеп чыкмасын ѳчен, бәйрәм вакытында булмасын, – диделәр алар.
– Гѳнаһ кылдым мин, гѳнаһсызга хыянәт иттем, – диде.– Безгә ни, ул – синең эшең, – дип җавап бирделәр тегеләр.
Ул хѳкем итү урынында утырган чакта, аның хатыны аңа: «Бу тәкъва Кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә! Бүген тѳшемдә Аның аркасында бик нык газапландым», – дип хәбәр иттерде.
Әмма яһүдләр аңа каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга: – Үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем ѳстән җаваплылык алына. Мин башка халыклар янына вәгазь сѳйләргә китәм, – диде.
Шуңа күрә мин бүген сезгә әйтәм: әгәр берәрегез һәлак булса, сезнең каныгызда минем гаеп юк.