Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң иң баш рухани Аңа:– Сине тере Аллаһы исеме белән әйтергә ѳндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Улымы? – диде.
Әмма Гайсә җавап итеп бер сүз дә әйтмәде, моның белән Ул идарәчене бик нык гаҗәпләндерде.
Һируд Аңа күп сораулар бирде; ләкин Гайсә аңа бер генә җавап та кайтармады.
һәм, янә сарайга кереп, Гайсәдән:– Син кайдан? – дип сорады.Әмма Гайсә аңа җавап бирмәде.