Сынаучы иблис, Аның янына килеп:– Әгәр Син Аллаһы Улы булсаң, бу ташлар икмәк булсыннар, дип боер, – диде.
һәм әйтте:– Әгәр Син Аллаһы Улы булсаң, түбәнгә ташлан! Изге язмада әйтелгән бит:«Аллаһы Үзенең фәрештәләренә Синең турыда $кайгыртырга әмер бирер.Алар Сине күтәреп алырлар,аякларың ташка бәрелмәс».
Алар:– Бу кеше: «Мин Аллаһы Йортын җимереп, ѳч кѳн эчендә яңадан тѳзи алам», – дип әйтте, – диделәр.
Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң иң баш рухани Аңа:– Сине тере Аллаһы исеме белән әйтергә ѳндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Улымы? – диде.
– Аның: «Мин кеше кулы белән салынган бу Аллаһы Йортын җимерәчәкмен һәм ѳч кѳндә кеше кулы белән эшләнмәгән башкасын тѳзиячәкмен», – дип әйткәнен без ишеттек.
Иблис исә Аңа әйтте:– Әгәр син Аллаһы Улы булсаң: «Бу таш ипигә әйләнсен», – дип әйт.
Шуннан соң иблис Гайсәне Иерусалимга алып китте. Ул Аны Аллаһы Йортының иң биек урынына бастырды:– Әгәр дә Син Аллаһы Улы булсаң, шушы урыннан түбәнгә ташлан.
Гайсә аларга:– Бу Аллаһы Йортын җимереп ташлагыз, Мин аны ѳч кѳндә яңадан торгызачакмын, – диде.
Яһүдләр Аңа әйттеләр:– Бу Аллаһы Йорты кырык алты ел тѳзелде, ә Син аны ѳч кѳндә генә торгыза алырсыңмы?
Без аның: «Насаралы Гайсә бу урынны җимерәчәк һәм Муса безгә биргән йолаларны үзгәртәчәк», – дигәнен ишеттек.