һәм, мыскыллау, камчылату һәм хачка кадаклату ѳчен, мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар. Әмма ѳченче кѳндә Ул үледән терелтеп торгызылачак.
Пилат аларга:– Аны кануныгыз буенча үзегез хѳкем итегез, – диде.Яһүдләр аңа:– Безгә беркемне дә үлемгә дучар итү хокукы бирелмәгән, – диделәр.
Бу Гайсәнең Үзенең нинди үлем белән үләчәгенә ишарә итеп әйткән сүзе тормышка ашсын ѳчен әйтелде.
Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Аллаһысы, безнең аталарыбызның Аллаһысы Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шѳһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз.