Берәр шәһәр яки авылга килгәч, анда кем лаеклы булуын табып, үзегез киткәнгә кадәр аның ѳендә калыгыз.
Әгәр ѳй лаеклы булса, анда сез теләгән иминлек булсын, ә лаексыз булса, сезнең иминлегегез үзегезгә кире кайтсын.
Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз.