Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Без бу Кешене халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул Үзен Мәсих, Патша дип атый һәм кайсарга салым түләүне тыя, – дип гаепли башладылар. Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын; чѳнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаһы тарафыннан куелган. Менә шуның ѳчен сез салым түлисез дә; чѳнки алар, үз хезмәтләрен башкару белән, Аллаһыга хезмәт итәләр. Шулай булгач, һәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым булса – салым; кемгә имана булса – имана түләгез; кемнән куркырга тиеш булсагыз – шуннан куркыгыз; кем хѳрмәткә лаек булса – шуны хѳрмәт итегез. Раббы хакы ѳчен кешеләрдә урнаштырылган тәртипкә, яисә барсыннан ѳстен булган патшага, яисә җинаятьчеләрне җәзаларга, игелек кылучыларга әҗерен бирергә аның тарафыннан куелган идарәчеләргә күндәм булыгыз. Чѳнки Аллаһының ихтыяры шундый: игелек кылуыгыз белән акылсыз һәм надан кешеләрнең авызын томалагыз. Ирекле кешеләр кебек яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү ѳчен файдаланмагыз; Аллаһының коллары кебек яшәгез. Һәммә кешеләрне хѳрмәт итегез, имандашларны яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз, патшаны хѳрмәт итегез.
Выбор основного перевода