Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аларга риваятьләргә һәм очсыз-кырыйсыз шәҗәрәләргә игътибар итмәскә куш. Чѳнки болар бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятенең алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаһы нияте иман аркылы эш итә. Имансыз һәм юк-бар риваятьләрне исә кире как, ә үзеңне диндарлыкка күнектер. ул тәкәббер, һичнәрсә белми, әмма бәхәсләшергә һәм сүз кѳрәштерергә һәвәслек белән агуланган була, һәм болардан кѳнчелек, низаг, хурлау, мәкерле шикләнү килеп чыга, Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма һәммәсенә дә ягымлы булырга, оста итеп ѳйрәтүче һәм сабыр булырга, ѳйрәтүләргә карышучыларга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш. Бәлки Аллаһы аларга хакыйкатьне танып белүгә алып килә торган тәүбә бирер, бәлки алар акылга утырырлар һәм иблис үзенең ихтыярын үтәсеннәр ѳчен эләктергән тозактан котылып калырлар.
Выбор основного перевода