каберләр ачылып китеп, үлгән изгеләр арасыннан күбесе терелтеп торгызылдылар.
Бу изгеләр каберләрдән чыктылар, ә Гайсә терелгәч, алар изге шәһәргә, Иерусалимга керделәр; һәм күпләр аларны күрде.
Андагыларның бер ѳлеше саддукейлар, икенче ѳлеше фарисейләр икәнлеген белеп алгач, Паул, кычкырып: – Туганнар! Минем ата-бабаларым фарисей булганнар, үзем дә мин фарисей. Мине үлеләрнең терелүе турындагы ѳметем ѳчен хѳкем итәләр, – диде.
Чѳнки саддукейлар, үледән терелү дә, фәрештәләр дә, рухлар да юк, диләр, ә фарисейләр боларның барысын да икърар итәләр.
Серне әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Чѳнки быргы кычкырганда үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез.